ИХЛАСТАН КОТЛЫЙБЫЗ: Райондашыбыз Рөстәм Могтазиров “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек булды
Райондашыбыз, озак еллар район халкының сәламәтлеген саклауда фидакарь хезмәт куйган табиб, “Актаныш үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибының халыккка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Могтазиров Рөстәм Азат улына “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.